Апас хокук сакчылары Казанда да тәртип саклыйлар

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

-Район эчке эшләр бүлегенең 10 хезмәткәрен Казанга озак вакытлы эш командировкасына озаттык. Алар тагын ун көннән башланачак Бөтендөнья футбол Конфедерациясе Кубогы турында Татарстан башкаласында узачак спорт ареналарында матчларда, футболчылар күнегүләр үтәчәк һәм яшәячәк объектларда тәртип һәм иминлек саклаячаклар. Җыелма отряд җитәкчесе Фәнис Шәрәфуллин белән даими элемтәдә торабыз, безнекеләрнең барысы да яхшы,-дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International