Тутайда ифтар мәҗлесе үтте

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

2 июньдә Тутай авылы мәчетендә ифтар мәҗлесе үтте. Аны Тутай авыл җирлеге белән “Нур“ оешмасы үткәрделәр. Бирегә өлкәннәр белән бергә яшьләр дә чакырылган иде. Догалар укылды, изге теләкләр теләделәр. Ил-көн яңалыклары турында да сөйләшеп утырдылар. Чарада куратор Рамил Салахов катнашты, изге Рамазан ае белән тәбрикләде. Ифтар ашыннан һәркем канәгать булып таралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International