12 июньдә Апас “Алтын алка” бозында район балалар хоккей командалары арасында Россия көненә багышлап хоккей турниры үткәрү планлаштырыла. 2005-2008 елларда туган Апас малай-кызларының “Титан”, Медведи” “Барс” командалары уенчылары, әти-әниләре бу көнне түземсезләнеп көтә. Аларның җиңүгә булган омтылышлары 1 июньдә район балалар Сабантуенда да билгеләнеп үтелгән иде. Яшь хоккейчыларга көч биреп торырга сез дә килегез!