Апас кызы “Татар кызы-2017” бәйгесе җиңүчесе

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

Арчада “Татар кызы-2017” бәйгесенең сайлап алу турлары узды. Биредә Апас, Әтнә, Арча, Балтач, Биектау, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Питрәч, Саба, Теләче, Югары Ослан, Яшел Үзән районнары катнашты. Апас данын Инзилә Шәрәфуллина яклады. Ул 13 катнашучы арасында беренче урынга лаек булды. Инзилә “Татар кызы-2017” бәйгесенең тиздән Казан шәһәрендә узачак турына чакыру алды. Бәйгенең финалы Уфада узачак. Инзиләне бәйгегә мәдәният йорты хезмәткәрләре Миләүшә Алиуллина һәм Регина Мөхетдинова әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International