Бертуганнардай бердәм эшлиләр Кызылтау якларында

2017 елның 6 июне, сишәмбе

Кызылтау бүлекчәсе машина-трактор паркы мөдире Рашат Галимов һәр хезмәттәшен мактый.

-Айрат Гарипов, бертуганнар Марат белән Таһир Фәсхиев, Мөслим Мифтахов кебек авылдашларга үземә ышангандай ышанабыз. Бер-беребезгә ярдәмләшеп эшләү күңелле дә, нәтиҗәсе дә бар,-ди.

-Безнең бүлекчәдә инде бүгеннән уракка әзерләнә башладык,-ди бу як авыллар идарәчесе Рифат Гәрәев. -Язгы кыр эшләрен, чәчүне дә тиз тоттык. Ашханәбез пешекчесе Рушания Сафина кырга чыгарган кайнар аш-суны игенчеләребез бик яратып авыз итте. Безгә яңа техника күбрәк кайтса, районда иң зур уңыш безнең якларда булыр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International