Апас мәктәбеннән Адилә укуда да, спортта да сынатмый

2017 елның 6 июне, сишәмбе

Апас мәктәбе укучысы Адилә Билалова уку елы дәвамында үзенең укуда да, спортта да, төрле бәйге-конкурсларда да тырышлыгын, өлгерлеген күрсәтте. Узган ел ул юллама белән Кырымда ял итеп кайтты. Балалар Сабан туенда бүләкләнүчеләр арасында Адилә дә бар иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин бу тырыш кызга Мактау грамотасы тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International