Тутай-уңганнар авылы

2017 елның 6 июне, сишәмбе

-Заманасы техникага корылган. Фермада да, кырда да кул көче азрак кирәк хәзер. Гектарлар саны да, терлек саны да шул ук калды, югыйсә. Менә бу “Хозяин” азык тураткыч-тараткычы гына да берүзе 5-6 кешелек эшне җиренә җиткереп башкарып куя. Сенаж-силос, печән-саламны да үзе үк бункерга төйи. Шнегын да бик дөрес уйлап тапканнар, нинди озынлыкта кирәк-азыкны шулай ваклый. Ферма терлекләренә көненә унар тонна катнаш азык әзерләп таратам мин бу тагылма белән. Кыр эшләрендә катнашырга да вакыт кала әле,-ди Тутай авылы механизаторы Ризатдин Фәхриев.

-Башта бу миксер тагылмаларын район агрофирма фермаларына кайтаганын белгәч бик кызыккан идек,-ди биредәге “Нур” хуҗалыгы җитәкчесе Ришат Зыятдинов.-Менә инде ике-өч еллар яңа технологияләр безнең ферма-кырларга да килеп җитте. Заманадан артта алып булмый бит инде, хуҗалыгыбызда андый яңалыклар тагын да күбрәк булсын иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International