Һәр ел саен балалар сабантуенда яхшы укучы, төрле бәйгеләрдә, спорт ярышларында актив катнашкан укучылар мәйданга чакырылып бүләкләнәләр. Бу бәхет быел да елмайды. Уку алдынгыларын район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин тәбрикләде. Бер төркем укучылар җитәкче белән истәлеккә фотога да төштеләр.