Юл читендәге посадкалар чистарып, җыйнакланып киттеләр. Әлмәндәр, Болгаер авыл җирлекләре хезмәткәрләре дә үз территорияләрендәге, шулай ук олы юл буйларын чистарту, җыйнакландыруда актив эшләделәр.
– Чисталык һәркайсыбыз өчен кирәк. Тырыш хезмәтебезнең нәтиҗәсе ерактан ук күренеп тора. Табигатьнең көйсезләнүенә дә игътибар итмәдек, – диләр алар.