12 июнь – Россия көне районда зурлап билгеләп узыла. Бәйрәмне 10.00 сәгатьтә Апасның Үзәк ял паркында район башлыгы Рәшид Заһидуллин ачып җибәрә. 10-12 сәгатьләрдә - иҗат коллективлары катнашында концерт программасы. 10-11 сәгатьләрдә китапханәләр акциясе кысаларында, күргәзмәләр, викториналар патриотик чаралар, “Без Россия балалары” һәм “Безнең белән җырлагыз” акцияләре дәвам итәчәк. 10-12 сәгатьләрдә стадионда мини-футбол һәм боз сараенда хоккей ярышлары. 20-23 сәгатьләрдә үзәк паркта “Әйдә, Россия, әйдә, әйдә!” дискотекасы. Бәйрәмнәрне бергәләп үткәрик!