Дәүләкидә балалар Сабан туе

2017 елның 9 июне, җомга

Дәүләки авылында яшәүче Роза Габбазова ел саен авыл балалары өчен төрле бәйрәмнәр үткәрүдә ярдәм күрсәтә. Бу изге гамәлен быел да үтәде ул. Балалар Сабан туйны түземсезлек белән көткәннәр. Рәхәтләнеп күңел ачтылар, ярышларда катнаштылар. Чүлмәк тә ваттылар, капчык киеп тә узыштылар, таяк тартыштылар. Уенда катнашучы һәркемгә уенчыклар таратылды. Лоторей уены да отышлы иде. Сабантуйдан һәркем канәгать булып, рәхмәтләр әйтеп таралды. Изге айда үткән изге гамәл дәвамлы булсын иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International