“Сәләт” иҗат үзәге волонтерлары һәр килүченең кулына Россия флагы төсләрен чагылдырган тасма бәйләделәр. Шулай ук тынычлык билгесе булган кәгазьдән ясалган күгәрченнәргә изге теләкләреңне язу мөмкинлеге дә бар иде.
- Илләр-көннәр тыныч булсын, шундый күңелле бәйрәмнәрдә тагын да очрашырга язсын дип туган җиремдә мин дә изге теләгемне теркәдем, - диде Мәскәү каласыннан кайткан Ризван Шивәлиев.