Апаска дәүләт һәм бизнес тармаклары эше буенча департамент җитәкчесе урынбасары Гөлия Калдарова килде

2017 елның 13 июне, сишәмбе

Районга эшлекле сәфәр белән дәүләт һәм бизнес тармаклары эше буенча департамент җитәкчесе урынбасары Гөлия Калдарова килде. Ул “Свияга” берләшмәсе кырлары, Дәвеш “Свияга” ял лагере һәм Апастагы Лилия Зәйнуллина җитәкчелегендәге теплица белән танышты. Тиздән “Вестник Поволжья” бөтенроссия журналында Апас районы турында язма урын алачак. Гөлия Калдарованы район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина озатып йөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International