Әҗем клубы мөдире Гөлнар Сәгытдинова "Бүген бездә - Сабантуй" дип исемләнгән балалар сабантуе уздырды. Балалар бу көнне һәр ел саен көтеп алалар. Ә уеннарның ниндие генә юк иде, чын сабантуйдагыча булды барысы да. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, уйнадылар, һөнәрләрен күрсәттеләр. Һәркайсына бүләк тә хәзерләнгән иде. Табигать тә үзенең кояшын, җылысын мул бүләк итте.