Район мәдәният хезмәткәрләре айлык эшләренә нәтиҗә ясап баралар. Чираттагысы аның Биеш мәдәният йортында узды. Җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев катнашты һәм чыгыш ясадылар. Чыгышларда мәдәният хезмәткәрләренең чисталык икеайлыгында актив катнашулары билгеләп үтелде. Балалар, өлкәннәр сабан туйларын зур хәзерлек белән үткәрүләре турында әйтелде. Алда узачак чараларга хәзерлек эшләренең планнары билгеләнде.
Соңыннан бер төркем хезмәткәрләргә, юбилейларын билгеләп үтүчеләргә Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырылды.