Чирмешәннән Фатыйма әбигә Ил башлыгының Рәхмәт хаты килде

2017 елның 16 июне, җомга

Чирмешән авылында яшәүче, тумышы белән Урта Балтай авылыннан булган Фатыйма әби Дәминова 95 яшьлек олуг бәйрәмен каршылады. Юбилее белән аны район башлыгы урынбасары Марат Нуриев тәбрикләп, Рәсәй Президентының Рәхмәт хатын, район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин, бүлекчә җитәкчесе Рафикъ Гыйбадуллин да изге теләкләре белән күчтәнәчләрен ирештерделәр. “Йөзегез якты, сүзләрегез һәрчак татлы булсын“, – дип рәхмәт әйтеп озатып калды безне Фатыйма әби.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International