Люция ханым дин сабаклары укыта

2017 елның 16 июне, җомга

Апастагы “Рамазан“ мәчетендә 8 яшьтән 76 яшькә кадәр булган алтмыштан артык райондашыбыз дин сабагы ала икән. Аларга Рамазан хәзрәт белән Люция ханым Зыятдинова дәрес бирәләр. Люция ханым үзе дә мәчет каршында оешкан мәдрәсәдә өч ел укып белем ала. Хәзер ул Казандагы “Мөхәммәдия“ мәдрәсәсе шәкерте.

– Райондашларымның  дингә тартылулары сөенечле хәл. Мәдрәсәгә сигез яшьтән килүче балалар күп, өлкән яшьтәге шәкертләребез дә шактый, шөкер, – ди ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International