Татарстан профсоюзлары техника куркынычсызлыгы буенча республикакүләм бәйге уздырды. Биредә районыбыздан Апас урта мәктәбенең 3 “А” классы укучысы Әмир Зиннәтуллин да катнашты. Ул үзенең кул эшләрен тәкъдим иткән иде. Әмирнең эшен жюри югары бәяләде һәм махсус призга лаек дип тапты. Әмир Мактау грамотасы һәм кыйммәтле бүләк алды.