17-18нче июнь көннәрендә Танай-Турай авылында мәчет төзү эшләре барды. Бурадан мәчетнең диварлары өелде. Өмәдә барлык авыл халкы актив катнашты. Эш дәвам итә. Киләсе ялларда мәчетнең түбәсен ябу планлаштырыла. Ярдәм итүчеләргә, изге эшкә кушылучыларга зур рәхмәт. Ураза аенда башланып киткән эш алга таба да дәвамлы булыр.