Чирмешән-Каратун юлында “Татавтодор” оешмасы егетләре 3 чакрымнан артык арада юлны төзекләндерәләр. Дамир Гыймадиев, Алмаз Хәев, Илфат Зиннәтуллин, Саит Гаранев, Булат Сөнгатуллин, Фәнис Хөснетдинов, Илнур Галиуллин юлларыбыз тигез һәм уңыйлы булсын өчен тырышалар.