Свияжский бистәсенә солдат егет кайтты

2017 елның 20 июне, сишәмбе

Свияжский бистәсендә яшәүче Риназ Сабиров хәрби бурычын Хабаровск өлкәсендә артиллерия гаскәрләрендә үтәп кайтты. Ул хәрби хезмәттә үткәргән бер ел вакытны тәҗрибә мәктәбе дип саный. Бу чор кешегә кыюлык өсти, әти-әнинең, туган якның кадерен белергә өйрәтә. Риназ барлык егетләргә дә тормыш мәктәбен үтәргә киңәш бирә. 
- Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан узган парадта катнашкан өчен медаль алдым. Парадка бар яктан камил егетләрне генә сайлап алалар. Мин “Урал” машинасында сынау, төрле тестлар үтеп, уңай нәтиҗәләргә ирештем. Шулай ук Рәхмәт хатларым, Мактау грамотларым да бар, - ди солдат егет. 
Риназ армия сафларына Казан юридик көллиятен тәмамлап китә. Киләчәген дә кала белән бәйләргә тели. Әтисе Радик, әнисе Эльмира уллары өчен бик шат һәм хәрби бурычын намус белән үтәп кайтуы өчен горурлыкларын яшермиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International