Республикакүләм уза торган “Нечкәбил-2017“ бәйгесендә быел безнең районнан “Сәләт“ балалар иҗаты үзәгенең педагог-хореографы Альфира Малиновская катнаша. 23 июнь – җомга көнне, көндезге 11.00 сәгатьтә район мәдәният йортында бу бәйгенең зона туры узачак. Биредә җиде районның “нечкәбилләре“ үзләренең уңганлыкларын-булганлыкларын күрсәтәчәкләр. Альфирага уңышлар телибез!