Сорау-җавап

2017 елның 21 июне, чәршәмбе

Документымда хата киткән булган. Аны кирәге чыккач кына белдем. Эшне кайдан башларга икән?

Сорауга Апас район суды судьясы ярдәмчесе Миләүшә Гомәрова җавап бирә:

– Кеше тормышының барлык вакыйгалары, ул дөньяга килгәч үк  документ белән раслана башлый. Ул документның нинди әһәмияткә ия булуын, кирәклеген яши-яши тагын да ныграк аңлыйсың. Кайчакта нинди дә булса документ алганда, андагы мәгълүматларның дөрес язылу-язылмавына игътибар итеп бетермибез. Нәтиҗәдә, исем, әтисе исеме, фамилия язылышында киткән хата гражданнарның хокукын чикләргә мөмкин. Мәсәлән, хезмәт кенәгәсендә исемдә, фамилиядә, әтисе исемендә киткән хата хезмәт пенсиясен рәсмиләштергәндә кыенлыклар китереп чыгарган очраклар шактый. Мондый очракта гражданнар судка мөрәҗәгать итәләр, суд карары нигезендә документлар тиешле тәртипкә китерелә. Юридик әһәмияткә ия булган фактларны барлау Рәсәй Федерациясенең ГПК 264 маддәсе нигезендә суд тәртибендә башкарыла. Моның өчен судка бу документның шул гражданинныкы булуын һәм ул документны биргән оешманың аңа төзәтмә кертү мөмкинчелеге булмавын расларга кирәк.

Суд тәртибендә гражданинга белем учреждениясен тәмамлау турында диплом, пенсия эше, хезмәт кенәгәсе, акча тупланмасы өчен саклык кенәгәсе фактларын карарга мөмкин. Чөнки алар хокук бирүче документлар булып саналалар. Судта шулай ук гражданнарның яралану, яралану сәбәпле госпитальдә булу, хәрби частьтән, хәрби комиссариаттан һәм башка хәрби идарәләрдән, сугыш очрагы булу сәбәпле, һәлак булу яки хәбәрсез югалулары турындагы фактларны барлау да карала.

Суд түбәндәге үтенечләрне карамый. Мәсәлән, хәрби билетны, хәрби кешенең шәхесен раслаучы таныклыкны, паспортны, ЗАГС биргән таныкләмәне, гражданинның орден яки медальләр таныклыкларында исем-фамилияләренең туры килү-килмәве турындагы фактларны. Чөнки бу документлар шәхси, хокук бирүче характерда түгел. Бу документларда киткән хаталар аларны биргән оешмалар тарафыннан төзәтелергә тиеш. Шуңа да, нинди генә документ алсагыз да игътибарлы булыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International