Каратун урта мәктәбендә “Солнцеград” лагере эшли. Биредә 40 бала ял итә. Балалар һәр көннәрен күңелле һәм файдалы уздыралар. Алар бер көннәрен сәламәтлеккә багышладылар. “Алтын алка” боз сараена массалы шууга килделәр. Укучылар күңелләре булганчы бозда шудылар. Вожатыйлар Резедә Каримуллина, Гөлфия Сираҗиева, Гөлнур Шиһабетдинова лагерь тормышы җанлы булсын өчен бар тырышлыкларын куя.