Багыштан Тахирә әбигә 90 яшь тулды

2017 елның 23 июне, җомга

Багыш авылында гомер итүче Тахирә әби Мөхәммәтҗанова 90 яшьлек олуг юбилеен каршылады. Истәлекле туган көн бәйрәме белән аны район башлыгы урынбасары Марат Нуриев тәбрикләп, Рәсәй Президенты исеменнән Котлау хаты һәм район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк тапшырды. Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин да изге теләкләрен, күчтәнәчен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International