28 июньдә районда Яшьләр көне һәм чыгарылыш кичәсе уза.
Бәйрәм районның Үзәк ял паркында көндезге сәгать өчтә башлана. 12.00-16.00 сәгатьләрдә яшьләр командалары арасында футбол, волейбол ярышлары, ГТО нормативлары тапшыру оештырыла. Чыгарылыш кичәсе район башлыгы чыгышы белән башланып китә. Программада шулай ук аттестатлар тапшыру, тәбрикләүләр, флэш-моб, вальс бию каралган. Яшьләр көне Үзәк ял паркында 19.00 сәгатьтә башлана. Концерт программасы, бәйрәм дискотекасы белән дәвам итә. 23.00 сәгатьтә бәйрәм фейервергы белән тәмамлана.