Район Советы һәм Башкарма комитеты бинасының кече залында башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин җитәкчелегендә Сабантуен үткәрү буенча киңәшмә узды. Биредә урынбасарлар, барлык өлкә җитәкчеләре катнашты. Бүгенге көндә нинди эшләр эшләнгән, җитешмәгән яклары, һәрбер бүлек үз эшенә анализ ясалды.