Район мәдәният хезмәткәрләре, балалар милли киемнәрдән киенеп сабантуйга бүләк җыйдылар. Алар сабантуй турында дәртле җырлар җырлап урам буйлап барганда һәр җирдә бәйрәм рухы булды. Элеккеге йолабыз булган бу чарада һәркем изге теләкләре белән катнашып, бүләген тапшырды. Әби-апалар бүләк җыючыларга кушылып җырладылар да, биеделәр дә.