Апасның Үзәк ял паркында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан чыгарылыш кичәсе һәм Яшьләр көне узды

2017 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Апасыбызның Үзәк ял паркы олысының-кечесенең ял итү урынына әверелде. 28 июнь көнне ул кабат күңелле шау-шуларга күмелде. Биредә чыгарылыш кичәсе һәм Яшьләр көне узды.

Бәйрәмгә әти-әниләр дә, әби-бабайлар да, балалар да килгәннәр иде. “Бу чараның биредә узуы бигрәк әйбәт булды. Барыбызга да урын җитәрлек. Матур да, уңыйлы да, иркен дә”, - диеште килүчеләр.

Бу көнне чыгарылыш каласс укучылары берсеннән-берсе матур, сөйкемле һәм бәхетле иде. Укытучылар да үзләренең хезмәт җимешләрен татып, тагын бер кат горурлык хисе кичерделәр. Быел 11 класслардан 61 укучы кулына өлгергәнлек аттестаты алды. Алар арасында 5 медаль иясе бар.

- 11 ел дәвамында тырышып укуым бушка китмәде. Уңышларым бихисап. Тырышлыгымның нәтиҗәсе – бүген кулымда кызыл аттестат һәм медаль. Туган мәктәбемә, укытучыларыма рәхмәтлемен, - диде Борнаш мәктәбеннән Алмаз Гыйниятуллин.

Чыгарылыш класс укучыларын район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәбрикләде һәм теләк-киңәшләрен җиткерде.

-Сез бик бәхетлеләр һәм бу бәхет сезне гомер буе озата барсын. Укытучы остазларга да бүген хөрмәтебез һәм ихтирамыбыз чиксез. Хөрмәтле укучылар! Тормыш ул катлаулы. Шул катлаулы тормышта югалып калмавыгызны, юлыгызда гел яхшы, акыллы кешеләр генә очравын телим. Үзегез теләгән уку йортларына керегез. Кайда гына укысагыз да, эшләсәгез дә Апастан булуыгызны онтымагыз! Сез – безнеке! Уңышларыгыз белән сөендереп торыгыз, - диде ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International