Апаста чыгарылыш кичәсе һәм Яшьләр көне узды

2017 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Әле яңа гына армия сафларыннан кайтып, хәрби киемен дә салмаган солдатлар егетләребезгә кем генә игътибар итми калды икән?! Алар да сәхнә күрке булды. 
- Калуга өлкәсендә ракета гаскәрләрендә хезмәт иттем. Хәрби бурычымны исән-сау үтәп, туган якларыма кайтуыма шатмын. Бар да сагындырган, Апасыбыз тагын да матурланган. Шундый күңелле бәйрәмне күрергә дә өлгердем, - ди Апастан Эльдар Ильин. Алдынгы яшьләр арасында хезмәттәшебез Алия Баязова да бар иде. Алия “Апас хәбәрләре” сайтының веб-редакторы. Тәүлек әйләнәсе яңалыкларны сайтка һәм социаль челтәрләргә куеп бару аңа йөкләнгән. Үз эшенә җаваплы, электроника дөньясын яхшы белүче хезмәттәшебез бүләккә лаек булды. 
- Югары белем алгач, туган төбәгемдә - “Свияга” берләшмәсендә эшкә калдым. Механик белгечлеге буенча эшлим. Хезмәтемне яратып башкарам. Эшемне күрә, бәяли беләләр, гел ярдәм итәләр, рәхмәт, - диде сәхнәгә күтәрелгән яшь белгеч Илдар Салаватов. 
Яшьләрне бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Марат Нуриев һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин котлады. 
Яшьләр көне җыр-моңнар, күмәк биюләр белән үрелеп барды. Үзебезнең инде яратып өлгергән үзешчән җырчыларыбызның чыгышы төнгә кадәр дәвам итте. Башкаладан килгән яшь җырчылар Чәчкә белән Ирек Гыйбадуллин да җырларын бәйрәм бүләге итеп яңгыратты. 
Үзәк ял паркында көн дәвамында сәүдә нокталары эшләде. Шашлык пеште, чәй кайнады, шаурма, башка тәм-том тәкъдим ителде. Балалар өчен батутта сикерү мөмкинлеге дә бар иде. Нәниләр шулай ук балалар мәйданчыгында мәж килде. Аларны биредән алып китеп тә булмады. 
Бәйрәм уңаеннан төрле спорт чаралары да узды. Аларда да яшьләр бик теләп һәм актив катнашты. 
Яшьләр көне бәйрәм дискотекасы һәм салют белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International