Апаста Ана капиталын тагын биш гаилә алды

2017 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Яшьләр көне уңаеннан район ЗАГС бүлегендә тагын бер тантана булды. Биредә район пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов, ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Розалия Насыыйбуллина һәм Айгөл Ибәтуллина биш гаиләгә Ана капиталы сертификаты тапшырдылар. Йомралыдан Факия Хөсәенова, Апастан Гөлнара Җәләлетдинова, Роза Гарифуллина, Дәүләкидән Лилия Сәләхетдинова, Морзалардан Чулпан Миңнегалиевалар икенче нарасыйларын алып кайтканнар. Иделия, Ралия, Самир, Алия, Аязның әти-әни тигезлегендә, бәхетле булып үсүләрен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International