Ләйсән – һәр яктан да булган кыз

2017 елның 30 июне, җомга

Ләйсән Зәмдиханова быел Апас сәнгать мәктәбенең рәсем түгәрәген яхшы билгеләренә генә тәмамлады. Ләйсән бар яктан да килгән кыз. Ул бию түгәрәгенә дә йөри, драмтүгәрәк тә аның өчен чит түгел. Үзенә тапшырылган рольләрне ихластан башкара ул. Ә рәсемнәрне искиткеч оста итеп ясый, геройларына сулыш өрә белә. Җитәкчесе Фирдәвес Госмановна укучысы белән чиксез горурлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International