Районда яфраказык әзерләү эше дәвам итә. Татарстан Республикасы Апас территориаль казначылык бүлеге коллективы да бердәм булып терлекләргә яшел, витаминлы, файдалы үлән әзерләү эшенә кушылды. Алар үзләренә йөкләнгән кадәр җыеп, кечкенә бәйләмнәргә бәйләп, берләшмәгә тапшырдылар.