Апаста мөселман лагерьлары оеша

2017 елның 5 июле, чәршәмбе

10 июльдә Апасның Җәмигъ мәчетендә балалар өчен мөселман лагере башланып китә. Биредә балалар 7 яшьтән кабул ителә. Шулай ук Миргасыйм мәчетендә, Иске Әнәле һәм Кече Бакырчы авылы мәчетләрендә дә лагерьлар узачак. Лагерьда балалар өч тапкыр ашатылачак, дин белеме алачак һәм төрле уеннар уйнап, ялларын күңелле дә, файдалы да уздырачак. Лагерь – түләүсез. Әти-әниләрдән гариза һәм баланың сәламәтлеге турында белешмәлек кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International