Апаста “Яр буе” акциясенә кушылдылар

2017 елның 5 июле, чәршәмбе

Экология елы кысаларында, райондашлар бөтенроссия “Чиста яр буе” акциясенә кушылды. Әлеге акция Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан оештырыла һәм сулыкларга, елга-күл буйларына сакчыл караш тәрбияләүне күз уңында тота. 
Акция 30 июльгә кадәр дәвам итә. Аның барышында, өмәләр оештырылып, район территорясендәге оешма, предприятиеләр хезмәткәрләре тырышлыгы белән елга, күлләр ярлары төрле калдыклардан чистартылачак. Шундый өмәләрнең чираттагысы Сабан туе мәйданындагы күл янында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International