Район җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасының әйдәп баручы белгече Фәрдия Хөсәенова район сабан туенда “Иң яхшы муниципаль хезмәткәр“ исеменә лаек булып, мәйданга чакырып бүләкләнде. Ул бу хезмәтендә 15 елдан артык эшли. Гозер белән килүчеләрне игътибар белән тыңлый, аңлата, ярдәм итә. Хезмәтен намус белән башкаручы Фәрдиянең эшеннән барысы да канәгать.