“Свияга” – иң яхшы чөгендер үстерүче

2017 елның 11 июле, сишәмбе

“Свияга” берләшмәсе “2016 елда иң яхшы чөгендер үстерүче оешма” булып танылды. Район хакимиятендә узган чираттагы киңәшмәдә берләшмә җитәкчесе Марат Хәсәновка Россия авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекчелек, механизация һәм үсемлекләрне саклау департаментының Дипломы һәм чөгендер орлыгы алу өчен 100 мең сумлык Сертификат тапшырылды. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин уңышлары белән котлап, киләчәктә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International