70 еллык парлы гаилә бәйрәменә - “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" медале

2017 елның 11 июле, сишәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Үтәмеш авылы клубында эчтәлекле кичә узды. 70 еллык парлы гаилә бәйрәмнәрен – Рәхмәт туйларын билгеләп узган Хәйретдин һәм Нәгыймә Сәлаховларга "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" медале, район башлыгынын Котлау хаты тапшырылды. Намуслы хезмәт ияләре, ил-көнгә лаек балалар үстергән парларны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина, Югары Ындырчы авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Гафиятуллин килде. Кичә җыр-моңнар белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International