Заготзерно бистәсенә солдат кайтты

2017 елның 11 июле, сишәмбе

Илназ Хөснуллин Апас аграр көллиятен тәмамлап, кулына механик дипломы алып, узган ел армия сафларына киткән иде. Хәрби бурычын намус белән үтәп, бу көннәрдә ул туган йортына, якыннары янына кайтты. Илназның солдатта үткән көннәренең нәтиҗәсе булып, Рәхмәт хатлары һәм Мактау кәгазьләре бар. 
- 1 класстан бергә укып, бергә һөнәр алган дустым Дәүләт Мусаев белән бергә хезмәт иттек. Бер-беребезгә терәк булдык. Армиягә бару – зур горурлык һәм тормыш мәктәбе. Егетләр куркып калмасын иде, - ди Илназ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International