Район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында юл куркынычсызлыгы темасына багышланган киңәшмә узды. Биредә Татарстан Республикасы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе урынбасары Юрий Ставниченко, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин, район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе Румбик Гәрәев, район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина, мәктәп директорлары, автопарк җитәкчеләре катнашты. Нигездә сүз юл куркынычсызлыгы, халык һәм балалар иминлеген тәэмин итү хакында барды. Юлларның торышы һәм халәте, киләчәктә башкарылачак эшләргә дә басым ясалды