Апас басуына “Рокки” белән “Савченко” килешә

2017 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

“АгроАктив” хуҗалыгында 11 июльдә үткән семинар-киңәшмәдә галимнәр кукуруз, көнбагыш, ашлык  үстерү серләрен аңлаттылар. Зур табыш, тотрыклы мул уңыш нигезе-яңа технологияләр.

-Апас туфрагы һәм климатына “Рокки” белән “Савченко” көнбагыш сорты иң кулае,-дип белдерде бу укуларда “Сингета” компаниясе галим-белгече Павел Мигунов.

-Быел районда көнбагыш 1600 гектарда чәчелде. “АгроАктив” аңа 800 гектар мәйдан бирде. “Табар” да-600 гектар. Барысы да яхшы булса, алар 2017 елда бу културадан 40-45 миллион сумлык табыш алачак,-дип белдерде район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин.

-Көнбагыштан  соң  уҗым культуралары чәчү отышлы. Кырлар  чүп үләннәреннән чистарып кала. Без бу басуларның туфрак составын тикшертеп карадык, файдалы матдәләр нормага туры килә, басуның бонитеты бик югары-, диде үз чиратында “Агроактив” хуҗалыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Фәргать Сибгатуллин . - Без былтыр көнбагышны 500 гектарда үстереп карадык. Чистартып киптергәннән соң бер гектар уңышы 2,3 тонна тәшкил итте. Май сыгу заводы бер килограмм көнбагышка  22 сумнан түләде. Гомуми керем 22 млн. 120 мең сум тәшкил итте. Без завод шартларында әзерләнеп инкрустаияләнгән чәчүлек белән генә эшлибез. Бер гектарга 60 мең бөртек чәчүлек китә. Бөртек 4-6 сантиметр тирәнлеккә күмелә, рәт арасы 70 сантиметр. Көнбагыш таҗындагы бөртек тулышу вакытында басуга махсус сыекча сибеп, уңышның тигез өлгереше тәэмин ителә, препарат куллангач басуга 10 көннән соң комбайн керә.

Семинар-укуда катнашучы Мәскәү, Казан, Краснодар, Волгоград, Самара, Тольятти вәкилләре бөртекле һәм кузаклы, техник, май культураларын быелгы табигать шартларында төрле корткычлар, йогышлы авырулардан саклауда кулланылучы яңа агротехнология алымнары белән таныштырдылар. Күчмә стенд-лабораториядә орлыкны чәчүгә әзерләү ысуллары электрон микроскоп астында тикшерелде. Басуларга чыгып галимнәр аерым формула белән бер квадрат метрдагы башаклар, бөртекләрне санап, 1 гектарда өлгереп килүче көтелгән биологик уңышның реаль 80-85 центнер булуын дәлилләделәр.

-Совет заманнарында Татарстан колхозлардында сыек ашлама-аммиак киң кулланылды. Без республикада бу ысулны яңартабыз. Сыек һәм сусыз аммиакны туфракка кертүне үзебезнең техника белән башкарабыз. Апаслыларны безнең белән кыюрак эшләргә өндибез,-диде семинарда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, 1 ел элек кенә Казанда оешкан компания вәкиле.

12 июлдә районга тагын авыл хуҗалыгы галимнәре килде. Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин, хуҗалыклар, агрофирма белгечләре катнашында югары уңыш алу, агротехнология яңалыклары белән танышу, аларны киң кулланышка кертү дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International