Авыл җирлеге башлыгы шундый булырга тиеш

2017 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов Сабантуйлар алдыннан үзенең классташлары һәм балачак дуслары белән бергәләп Тәтеш, Әтәч тавы үзәнендәге чишмәләр чыганагын чистартуны оештырды. Ике ел элек авыл җирлеге башлыгы һәм авыл халкының уртак тырышлыгы белән Колгынага да Куян таулары итәгеннән чишмә суы китерелгән иде.

- Бүген Караборнаш, Чирү, Коштавылы авыллары халкы да тәмле чишмә суынннан чәй куюны гадәти бер хәл итеп саный. Ә уйлап карасаң, моны оештыру ныклы ихтыяр көче, зур чыгымнар таләп итә,-ди башлык.-Шунысы яхшы-безнең якларда халык бик бердәм, чакыруга эш белән җавап бирәләр. Үзебезнең авыл егете Илнар Хөсәенов әтисе Роберт абый мәсәлән, үз техникасы белән авыл эчендәге шактый таушалган юлларга ком-таш җәюдә бик теләп булышты. Ә Колчыкта яшәп Дәвеш өчен күп иглекләр кылучы Хәйдәр абый Булатов бу эшкә иганәчелек итте. Үзебезнең “Әтиләр” мәчетенең элеккеге имамы Хәлимҗан бабай Гыймадиев, аны алыштырган Фирдүс Минһаҗев та авыл аксакаллары, халык белән аңлашып эшлиләр. 2 гасырлык Дәвеш зиратында быел зур төзекләндерү, киңәйтү эшләрен башкаруда алар башлап йөрде, барчагызга да зур рәхмәт. Бергә булыйк, бердәм яшик, авылдашлар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International