Тәтештә республика балалар Сабан туеның зона йомгаклау бәйрәме узды. Биредә бездән Апас сәнгать мәктәбенең биюче һәм җырчы кызлары, шулай ук яшь көрәшчеләр катнашты. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев җитәкчелегендәге бу делегация уңышлы чыгыш ясады. Ә көрәшчеләребез Азамат Мөхәммәтшин (45 кг үлчәү категориясендә), Илназ Садыйков (60 кг) беренче урыннарны яулап мотоцикл белән бүләкләнделәр. Илназ баш батыр булып калды һәм тәкә дә алды. Азат Шаһиәхмәтов та үз үлчәү категориясендә призлы урынга чыкты.
Бәйрәмдә Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә дәрәҗәле кунаклар катнашты.