Зур Күккүз авылы мәдәният йортында шушы җирлектә яшәүче гармунчылар катнашында эчтәлекле концерт программасы оештырылды. Гармун моңы күңелләргә үтеп керде, урамнарга таралды. Гармунчылар чыгышы җырлар, биюләр, мәзәкләр белән үрелеп барды. Тиздән гармунчылар бәйгесенең авыллардагы этабы төгәлләнеп, зона турлары башланачак.