Экология елында Апаста өмәләр оешкан шартларда үтә

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

Апаста Республика көненә әзерлек эшләре тулы көченә бара. Район хакимияте, мәдәният бүлеге бу көнгә бик матур ял-күңел ачу программасы әзерлиләр. Бәйрәм үтәчәк үзәк ял паркында да зур чистарту-төзекләндерү эшләре үткәрелде. Аларда 1 йөздән артык кеше катнашты. Бик матур булып тишелгән, соңгы яңгырлардан соң бик котырган газон үләнле тротуарлар, декоратив агачлар аллеясы, балалар мәйданчыгында тәртип салу буенча үткәрелгән өмәләрдә бигрәк тә район хакимияте, район халыкны социаль яклау идарәсе, аграр колледж, район үзәк китапханәсе, электр челтәрләре, электр элемтәсе, газ хезмәте, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, редакция  һәм башка оешмалар аеруча актив булды. Өмәләрдә гади халык белән беррәттән коллективлар җитәкчеләренең дә катнашуы аеруча мактауга лаек. Чисталык, матурлыкны барыбыз да ярата, аны булдыру һәм саклауда һәркемнең өлеше дә булырга тиеш!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International