Басуларда күкрәп иген үсте. Алар мул башаклары белән сөендерә. Алда – урып-җыю эшләре. Игенчеләр белән очрашып-сөйләшү, комбайннарның техник торышын билгеләү максатыннан районда комбайннар парады узды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин сүзләренчә, уракта 60 комбайн катнашачак. Эш ике сменада оештырыла. Уракка июль азагында керешергә планлаштырыла.