Татар Пучинкәсенә юл салына

2017 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

Районда юллар төзелеше дәвам итә. Бу көннәрдә федераль программа нигезендә Татар Пучинкәсе авылына каты өслекле юл салына. Эш халык соравы буенча башкарыла. Юл клуб яныннан башлана һәм Ишеево торак пункты күпере аша үтеп, Идрәз авылы башындагы үзәк асфальт юлга тоташа. Биредә “Татавтодор” оешмасының Апас филиалы хезмәткәрләре эшли. 
Юл мастеры Шамил Сәлахов сүзләренчә, юл 5 километр 922 метр озынлыкта, 6,5 метр киңлектә булачак. Тигезләп, известьлап, соңыннан щебенка-комлы катнашма салыначак. 
Идрәз авылында яшәүче Әнәс Галиуллин да Татар Пучинкәсен юллы итүгә үзеннән өлеш кертә. 
- Бу юлларда күп нужа күрдек, күпме техника ватылды. Юлның яңаруы халык өчен дә, авыл хуҗалыгы берләшмәләре өчен дә бик кирәк һәм отышлы. Тигез, такыр юллар зур сөенеч, уңайлылык инде ул, - диде Әнәс абый. 
Рамил Салаватуллин юллар идарәсендә 7 ел тракторчы булып хезмәт итә. Күптән түгел генә заманча “Komatsu” тракторына утырган. 
- Техника - уңайлы. Бригадабыз дус, бердәм. Эшебез дә күзгә күренә. Татар Пучинкәсе юлы да халык өчен бик файдалы булачак, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International