Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин рәислегендә чисталык комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышта Күккүз, Коштавылы җирлекләрендә йорт тирәләрендә, тыкрыкларда чүп-чар җыештырмаган дүрт хуҗалыкның эше каралды. Алар экологлар кисәтүеннән соң хәлне уңай якка үзгәрткәннәр. Бу гаиләләр белән җентекле сөйләшү булды.
– Авыл халкы белән, һәр урам кешеләре белән кабат очрашыгыз, аңлашыгыз. Тирә-юнебез чиста булса барыбызга да рәхәт, күңел дә тыныч була, – диде Алмаз Гыйбадуллин җирлек башлыкларына мөрәҗәгать итеп.