Апаста яңа бина, яңа тукталыш

2017 елның 24 июле, дүшәмбе

Апас үзәк музее янәшәсендә төзелүче 50 автомашинага исәпләнгән тукталышка туфрак -балчык, ком, бордюр ташлары кайтарылды һәм тигезләнде. Аның астыннан Әппәс күлләре, Совет, Муса Җәлил урамнары аша килүче инеш хәзер җир астыннан зур трубалар аша ага. Үзәк музей янкормасы төзелеше дә тукталмый. Төзүчеләр аның эчке бизәү эшләренә керештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International