Карамасар авылы клубында 21 июль көнне "Гармун алыйк эле, дуслар!" исеме астында, әдәби-музыкаль кичә узды. Авылыбызның гармунчыларын, тальянчыларын чакырып сәхнәбездә “Аулак өй“ күренешен оештырдык. Яшьләребез кичке уеннарны гармун тавышына кушылып уйнап, өлкәннәребезне яшьлекләренә алып кайттылар. Кичә жыр-бию белән үрелеп барды. Кичәбездә катнашкан ин өлкән гармунчыбыз Хикмәтов Исхак бабайга 82 яшь, Зантимеров Әүхәт абыйга 76 яшь. Салават яңа гына баянда уйнарга өйрәнеп килә, аңарга 15 яшь. Авылдашларга бу кичә бик ошады, – дип хәбәр итәләр Карамасардан.